хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

15.05.2008

Буш Израильнең 60 еллыгына Кнессетта чыгыш ясады

АКШ президенты Джордж Буш яһүд дәүләте оешуга 60 ел тулуга багышланган чыгышында АКШ белән Израиль арасындагы дуслык бозылмаслык диде.

Израиль парламентында чыгыш ясап Буш Израильне демократик дәүләт буларак мактады һәм аның үз-үзен яклау хокукы бар диде.

Буш алдыннан чыгыш ясаган Израиль премьер-министры Эһуд Олмерт Изриль солыхка әзер диде.

Фәлестиннәр исә 1948 елгы ән-Накба, ягъни фаҗига көнен билгели. Яһүд дәүләте оешканнан соң йөзләрчә мең фәлестин өйләрен калдырып китте.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган