хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
15.05.2008
Республиканнар намзәте АКШка Гыйракта 4 елдан җиңү вәгъдә итә
АКШ президентлыгына республиканнар намзәте Джон МакКейн Гыйрак сугышында 4 елдан җиңеп, гамәли демократия төзеп, күпчелек гаскәрләрне АКШка кайтару мөмкин дип исәпләвен белдерде.
МакКейнның демократик көндәшләре, Барак Обама белән Һиллари Клинтон сайлау алды чыгышларында гаскәрләрне хәзер үк кайтара башларга чакыра.
МакКейн аларның вәгъдәләре уйланылмаган диде.
МакКейн гаскәрләрнең саны Гыйрактагы вәзгыяткә карап үзгәртелергә тиеш ди.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган