Русия-Грузия низагы
радио
тапшырулар
форум
язылу
контакт
LATiN
чәршәмбе, 20 август 2008, Казан вакыты 15:59
албит
яңалыклар
дөнья
татарстан
башкортстан
татар дөньясы
шәлкемнәр
ildä
dönyada
подкаст
RSS
тыңлау
яздырылган
бар тапшырулар
ярдәм
валюталар
RUB
/
USD
24.548
RUB
/
EUR
36.076
USD
/
EUR
1.4696
CZK
/
USD
16.508
CZK
/
EUR
24.261
башка телләр
Tatarstan News
Радио Свобода
Азаттық Радиосы
Азаттык Үналгысы
Озодлик Радиосы
RFE/RL Homepage
татарстан
Бакчаларга чиратта 21 мең бала тора
29.10.2007
гөлназ илгизәр
Бүгенге көндә Русиядә балалар бакчалары җитми, куп кенә төбәкләрдә меңләгән балалар бакчаларга урнашыр өчен чиратларда тора. Татарстанда мәктәпкә кадәр балалар өчен тәрбия учаклары белән хәлләр ничек соң?
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматләренә караганда, бүгенге көндә республикада 2 меңгә якын балалар бакчалары эшләп килә. Аларда план буенча тиеш булган 148 мең бала урынына 156 мең бала тәрбияләнә. Бу республикада бакчаларның саны кирәккә караганда азрак булу белән аңлатыла. Хәзерге көндә балалар бакчаларына чиратта 21 меңгә якын кеше тора. Һәм әлеге сан арта гына бара. Мәсәлән, 2005 ел белән чагыштырганда чират 5 мең балага үскән. Чөнки соңгы елларда бала табучылар саны артты, ә балалар саны азайган узган гасырның 90нчы елларында ябылган балалар бакчалары торгызылмый. Яңалары да бик аз төзелә. Былтыр мәсәлән нибары 280 кешелек 6 бакча ачылган. 2007 елда исә 4 балалар бакчасы эшли башлаган. Шуларның берсе – Казанда. Ләкин республика башкаласы өчен бу бик аз. Ник дисәң, нәкъ менә Казан бакчаларга урнашырга теләүчеләр саны буенча беренче урында торучы шәһәр. Казандагы балалар бакчалары, андагы чират хакында Азатлык тыңлаучыларына Казан шәһәре хакимияте мәгариф идәрәсенең баш белгече Роза Богданова сөйли.
Казанда хәзерге вакытта 285 балалар бакчасы эшләп килә, аларда 43 900 бала тәрбияләнә. Ләкин бүгенге көндә бакчаларга чират торучыларның саны да бик күп, алар инде 11 меңгә якынлаша. Хәер, аларның әле барысы да бүген үк бакчага барырга теләми. Ата-аналар зур чиратлар турында ишетеп, алдан ук, балалар әле кечкенә чагында ук балалар бакчаларына чиратка язылып куя. Ләкин балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасы бар. Ул күбрәк шәһәрнең яңа районнарына хас. Анда йортлар күп, тиз төзелә. Ә бакчаларны ачып өлгермиләр. Шәһәр хакимияте бу проблеманы хәл итү өстендә эш алып бара. 2007 елда Казанда 6 балалар бакчасын ачу планга кертелгән иде. Шуларның берсе август аенда инде ачылды. Ноябрь, декабрьдә тагы берничәсе эшли башлаячак. Алар барысы да яңа түгел әлбәттә, кайсылары төзекләндерүдән соң ачыла. 2008 елда тагы 5 бакча эшли башларга тиеш.
Шәһәр хакимияте балалар бакчалары белән вәзгыятьне хәл итүдә аерым гамәлләр кыла. Ләкин алар барыбер җитәрлек түгел кебек. Чөнки шәһәрнең мәгариф идәрәләренә балалар бакчаларны чиратка басарга килүчеләрне һаман да, әлегә урыннар бөтенләй юк, кайчан буласы да билгесез, көтәргә кирәк, дип җибәрәләр. Мәсәлән, Казанның Вахитов районы мәгариф идәрасендә киләсе җәйсез бакчаларга юлламалар булмас, дип белдерделәр. Хәер, бу хакта ата-аналарга турыдан-туры әйтелсә дә, Азатлык өчен нинди дә булса аңлатмалар бирүдән баш тарттылар белгечләр.
Ата-аналар да әлеге мәсьәләдә бик ачылып сөйләшергә теләми. Исемнәрен әйтмәскә сорап, алар балалар бакчаларына юлламалары булган очракта да, анда урнашыр өчен шактый гына акча түләргә кирәклеге турында сөйли. Хәер, урнаштыру белән генә дә ата-аналардан акча таләп итү бетми. Еш кына уенчыклар алу, төзекләндерү өчен дә өстәмә акчаларны нәкъ менә ата-аналардан җыялар. Шулай итеп, Казанда балаларны бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе әле шактый кискен тора. Мондый очракта әлбәттә теләгән бакчаны сайлап алу да кыенрак. Шуңа да карамастан, бик теләгәндә ата-аналар татар бакчасына балаларын бирә ала, ди Казан шәһәре хакимияте мәгариф идәрәсенең баш белгече Роза Богданова.
Бүгене көндә шәһәрдә 72 татар балалар бакчасы эшләп килә. Аларда 18 мең ала тәрбияләнә. 188 бакчада татар төркемнәре ачылган. Бу төркемнәр ата-аналарга һәм балаларга җайлырак булсын өчен, аларга ерак йөрмәскә, торган җирләре янындагы гына татарча тәрбияли торган бакчаларга йөртү мөмкинлеге булсын өчен ачылган. Алар Казанның һәр районында бар, теләгән ата-аналар ул төркем һәм бакчаларга балаларын илтә ала.
Дәүләт балалар бакчаларында финанслар белән дә, анда урнашу белән дә проблемалар шактый. Алай да, бездә нәкъ менә алар мәктәпкәчә тәрбия бирүче төп оешма булып торалар. Шәхси бакчалар булса да, алар күп түгел, анда йөрүчеләр дә әле әллә ни күп түгел Казанда.
Гөлназ Илгизәр
уртаклаш:
уртаклашу турында
текст зурлыгы
язманы бастыр
дустыңа җибәр
авторның башка язмалары
Русиядә милли мәгарифнең киләчәге бармы?
Казанда Татарстан халыклары телләре турындагы канунның 15 еллыгын билгеләп үттеләр
Татарстан Укртатнафта ширкәте өчен көрәшне дәвам итә
Рафик Мөхәммәтшин: өлгергән демократик илдә экстремистик әсәрләр исемлеге кирәкми
башка язмалар
яңалыклар
Русия хәрбиләре Грузиядәге буфер зонада кала
Шәймиев Путинга хисап бирде
Карадҗич хәкимне алмаштыруны сорый
АКШ һәм Польша ракета калканы килешүен имзалады
Саркози 10 Франция солдаты үлгән Әфганстанга килде
соңгы язмалар
Русия мәгълүмати сугышта җиңдеме?
Русия үзенә үпкәләсен
Кытай чәчкәнен ура башлады
Поплар - гаскәргә өнди
Вьетнам вәкиллеге – Башкортстанда
иң күп укылган
.
Нәгыймә намазга басканга “Алтын минбәр”гә бара
Поплар - гаскәргә, абыстай - тыныч тормышка өнди
Русия үзенә үпкәләсен
Ватанны саклаумы, акча эшләүме?
Русия хәрбиләре Горидан китә