Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 майда Татарстанда бер җирдә дә салют аттырмаячаклар


Казанда салют. Архив фотосы
Казанда салют. Архив фотосы

Югыйсә аңа кадәр, әйтик, Казанда шәһәр хакимиятләре "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирде һәм дүрт минутлык салют та ниятләнде.

Быел 9 майда Татарстанда халык ел да күрергә гадәтләнгән салют булмаячак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова әйтте, дип яза "Бизнес Online".

"Безгә билгеле булганча, хөкүмәт карары белән 9 майда салют республикада бер җирдә дә булмаячак", дип сөйләгән ул.

Узган атнаның шимбәсендә Казанда 9 май көнне Җиңү парады узса да, салют аттырмаячаклары хәбәр ителгән иде. Югыйсә аңа кадәр шәһәр хакимиятләре "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирде һәм дүрт минутлык салют та ниятләнде.

Быел Казанда "Үлемсез полк" йөреше дә узмаячак. "Иминлек максатларында быел "Үлемсез полк" йөрешеннән тыелып торабыз. Әмма бу бөек җиңүне, бөтен шәһәребез, республикабыз, илебез белән лаеклы итеп билгеләп узачакбыз", дигән иде шәһәр мэры Илсур Метшин.

  • 2022 елда Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә Җиңү көнен уздыруга үзгәрешләр керде. Әйтик былтыр илнең 21 шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар уздырмадылар.
  • Кайберләрендә "махсус хәрби операция"дә катнашучылар өчен борчылып үткәрмибез диделәр. Янәсе, Украинадагы сугышта булып кайтканнар фейерверкларны "бөтенләй башка төрле" кабул итәргә мөмкин. Күпчелек шәһәрләрдә моны иминлек белән бәйләп аңлаттылар.
  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • 11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG