Татарстанның танылган театры ике көн рәттән Төркиянең Анталья шәһәрендә спектакль куя. Бу аларның бер ел эчендә Төркиягә икенче тапкыр килүе.
Композитор Миләүшә Хәйруллина "Дәрдмәнд" операсын язудан читләштерелгән. Моңа кадәр Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында дөнья күрәчәк операны яшь композитор иҗат итәчәге хакында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова игълан иткән иде.
17 майда 68 яшьлек Мамутов һәм газетны гамәлгә куючы 59 яшьлек Сейран Ибрагимов йортларында тентү узды, аларны полициягә алып киттеләр.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган, бүләкләү фонды 600 мең сум тәшкил итә.
KazanForum ислам икътисады җыенында шулай ук Русиядә сепаратизмга каршы көрәшүләре турында сөйләделәр.
Лилия Нуриева - Finiko белән бәйле җинаять эшендә мәхкәмәгә кадәр барып җиткән бердәнбер кеше. Ул тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлеккә ризалашты, гаебен тулысынча таныды һәм тулы күрсәтмәләр бирде.
Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, гольф - каты авыручыларга "тернәкләнергә һәм онытылып торырга ярдәм итүче аз санлы спорт төрләренең берсе".
Русиядә югалтуларның кабат арта башлавы сизелгән, бу Русия көчләренең Харьков юнәлешендә сугышуны дәвам итүләре белән бәйле булырга мөмкин диелә. Путин Харьков өлкәсенә һөҗүм итүне Белгород шәһәрен атышка тоткан өчен җавап дип атады.
Кешеләр куркып полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир исә бу гамәлен тузганакларга гына аттым дип аңлаткан.
Әмма Ту-214не "Аэрофлот" теләгәнчә үзгәртүләре бар. Аерым алганда хәзерге Ту-214ләрнең кабинасы өч кешегә: ике пилот һәм бортинженерга каралган. Чит илләрнең очкычларында бортинженерлар өчен урын каралмаган. "Аэрофлот" та ике пилот булса җитә ди. 2010 елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде.
Аның продуктлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәсми хуплау алган.
Вазгыять киеренке, балалар һәм карт-корылар эвакуацияләнде дип белдергән губернатор.
дәвам