17 майда 68 яшьлек Мамутов һәм газетны гамәлгә куючы 59 яшьлек Сейран Ибрагимов йортларында тентү узды, аларны полициягә алып киттеләр.
Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, гольф - каты авыручыларга "тернәкләнергә һәм онытылып торырга ярдәм итүче аз санлы спорт төрләренең берсе".
Русиядә югалтуларның кабат арта башлавы сизелгән, бу Русия көчләренең Харьков юнәлешендә сугышуны дәвам итүләре белән бәйле булырга мөмкин диелә. Путин Харьков өлкәсенә һөҗүм итүне Белгород шәһәрен атышка тоткан өчен җавап дип атады.
Ә хокук яклаучылар "Сез контрактны имзалагач та, хәрби җитәкчеләрегез сезнең белән ни теләсә шуны эшли алачак", дип кисәтә.
Бу җинаятьләрнең зур өлешен сугыштан кайтучылар, аерым алганда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән төрмәдән сугышка киткән һәм кире кайткач ярлыкау алганнар кылган диелә.
Ул анда тугыз көн булган, егеткә психотроп дарулар кадаганнар.
Татарстанда дронны иртәнге 7:30 сәгатьтә бәреп төшергәннәр.
30 көн эчендә бәйгене үткәрү тәртибе һәм низамнамәсе эшләнергә, әсәрләрне нинди критерийларга карап сайлап алачаклары билгеләнергә тиеш диелә.
Илдар Акбулатов бандит булган, Казанда Дмитирий Сметанин бандасында торган. Аңа хөкем карары 2011 елда чыгарыла. Төрмәдән сугышка киткән Акбулатов иреккә 2023 елның гыйнварында чыккан дип фаразлана.
"Бездә сугыштагыларны алмаштырырга кешеләр бар. Без аларны алмаштырырга тиеш. Бу сугыш озак барачак", ди Прилепин.
Хәбиров бу хакта әйткәндә беренче тапкыр "сугыш" дигән сүзне кулланган. Русиядә Украинадагы сугыш турында сөйләгәндә "сугыш" дигән сүзне кулланырга ярамый. Мәсәлән, Мәскәүдәге муниципаль депутатны "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Аларга 200 мең сум бирелә. "Бу акчаны Мәскәүдәге курьерлар да эшли. Яңа төбәкләргә (Украинадан басып алынган төбәкләргә - ред.) эшкә җибәрелгән белгечләр дә аена 250 мең сум ала. Тик бу эшләр безнең сугышчылар башкара торганы белән чагыштырырлык та түгел", ди ул. Депутат һәр ай 300 мең сум кирәк ди.
дәвам